ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингында республика күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән берлектә «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге һәм территориаль планлаштыру сыйфаты» В2 инвестицион климат торышы милли рейтингы күрсәткеченә ирешү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) рәисләре белән видеоэлемтә буенча В2 күрсәткечен арттыру кысаларында бәяләнә торган процедуралар, 1 гыйнвардан үз көченә кергән һәм агымдагы елның 1 мартыннан керәчәк законнардагы үзгәрешләр, шулай ук дәүләт кадастр исәбен алып барганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда барлыкка килә торган проблемалар һәм мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе презентациясе белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International