Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы милкенә кертелгән кылган корал яисә административ хокук бозу предметы булган конфискацияләнгән мөлкәт белән эш итү тәртибе кабул ителде.
Карарда Татарстан Республикасы милкенә тапшырылган мөлкәт белән эш итүнең биш төре карала: мөлкәтне эшкәртү (утильләштерү), юкка чыгару, сату, оператив идарә итү хокукында яисә хуҗалык алып бару хокукында республика башкарма хакимияте органына, дәүләт учреждениесенә яисә унитар предприятиегә беркетү, мөлкәтне гавами-хокукый берәмлекләр милкенә түләүсез тапшыру, шул исәптән махсус хәрби операцияләр.
Мондый конфискацияләнгән мөлкәт исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланды. Аңа парфюмерия, косметика һәм көнкүреш химиясе, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, телефоннар, компьютер һәм көнкүреш техникасы һәм аларның комплектлау детальләре, басма һәм башка полиграфия продукциясе, дару препаратлары һәм медицина җиһазлары, мебель, интерьер предметлары һәм көнкүреш билгеләнешендәге башка продукция, шулай ук тара һәм төргәкләр керә.
Мөлкәт белән эш итү турындагы карар мөлкәтнең билгеләнешеннән һәм торышыннан чыгып Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе тарафыннан кабул ителәчәк.