2025 елның гыйнварында Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәре суммасы 508,41 млн сум тәшкил итә

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы 2025 елның гыйнвары йомгаклары буенча 508,41 млн сум тәшкил итә.

Мөлкәтне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетларның керемнәрендә иң зур өлеш җир кишәрлекләрен арендалаудан алынган, алар 236,86 млн сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет йөкләмәсе 11,05% ка үтәлгән. Шулай ук 126,01 млн сумлык җирләрне сатудан кергән керем дә шактый зур өлешне алып тора.  Еллык бюджет йөкләмәсе әлеге маддә буенча 13,18% ка үтәлгән.

Муниципаль милекне арендалаудан кергән акча 23,57 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе 8,46% ка үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акча 56,33 млн сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 26,13% ка үтәлгән.

Милекне файдаланудан башка керемнәр 39,01 млн сум тәшкил иткән, еллык план 4,33% ка үтәлгән.

Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 11,25% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International