Татарстанның күп балалы гаиләләренә 50,7 меңләп җир кишәрлеге бирелде

2025 елның 28 феврале, җомга

Хәзерге вакытта күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 217 гариза бирүчене кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 137, Чаллы шәһәре буенча – 9 460 гариза бирүче.

Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, барлыгы 55 108 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда – 9 122, Яр Чаллы шәһәрендә 3 404 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә өлешле милеккә барлыгы 50 700 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International