ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республика территориясендәге Җир кишәрлекләренең кадастр бәясенә ризасызлык белдерү буенча суд эшләрен анализлау буенча эш алып барыла.
Министрлык белгечләре дәгъвачылар ризасызлык белдереп судка биргән базар бәяләре турындагы исәп-хисапларны өйрәнеп, базар бәяләре белән чынлыктагы сату-алу бәяләренең чагышуын, шулай ук бәяләү эшчәнлеге турындагы федераль законнарга туры килүне карыйлар.
Министрлык тарафыннан җир кишәрлекләрен бәяләүдә актив катнашып, базар бәясеннән төшерүгә юл куйган бәяләүчеләр исемлеге төзелде. Бу исемлек, җир кишәрлекләренең кадастр бәясен төшерүдә кызыксыну белдереп заказ бирүче оешмаларны да күрсәтеп урлашу фактларын ачыклау һәм бәяләү оешмаларын, аларның җитәкчеләрен җаваплылыкка тарту өчен хокук саклау органнарына тапшырылды.