Татарстан Республикасында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру өчен генераль планнар эшләү дәвам итә. Хәзерге вакытта ЕГРНда республиканың 90% торак пункт чиге турында белешмәләр кертелгән.
Узган айда ТР Пространство белешмәләре фондының проектлар әзерләү бүлеге белгечләре тарафыннан Тукай районының Биклән, Иштирәк авыл җирлекләре, Лаеш районы Нармонка авыл җирлеге, Югары Ослан районы Введенский Бистәсе авыл җирлеге һәм Кайбыч районы Колаңгы авыл җирлеге генераль планнары расланды.
Хәзер Фондта 17 генераль план проекты буенча эшләр алып барыла, тагын 41 проект - тәмамлау дәрәҗәсендә (килештерү һәм раслау процедуралары бара).