"Цифрлы ликбезның" яңа видеосында онлайн-уеннарда янаган куркынычлар турында аңлатылачак

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

"Лаборатория Касперского" һәм  "Цифрлы икътисад" оешмалары, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Цифрлы үсеше министрлыгы теләктәшлеге белән, янәдән кибер-куркынычсызлыклар турында видеолар әзерләде.

Беренче ролик онлайн-грумингка багышланган. Биредә олы кеше балага карата хокуксыз гамәлләрне тормышка ашыру өчен аның ышанычына керергә тырышуы турында аңлатыла. Икенче ролик исә мошенникларның, популяр кликер-уеннар кулланып, баланың шәхси белешмәләрен һәм әти-әниләренең акчаларын алып кулланырга тырышуы сөйләнелә. 

Әлеге роликлар һәм методик материаллар цифровойликбез.рф. сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International