8 Март бәйрәме белән!

2025 елның 7 марты, җомга

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International