07.11.2013 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар транспортының Түбән Кама автооешмасы” Дәүләт унитар оешмасы, “Медицина техникасы һәм Татарстан фармациясе” Дәүләт унитар оешмасы, “ТР Президентының эшләр белән идарәсенең мәгълүмати-басма үзәге” Дәүләт унитар оешмасы, “Регионара элемтә, инвестицион эшчәнлек һәм дәүләт заказлары буенча агентлык” Дәүләт унитар оешмасы, “НПО “Геоүзәк” ТР ДУО һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм ГО эшләре буенча министрлыкның максатчан программалары Дирекциясе ТР ДУО финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
“Медицина техникасы һәм Татарстан фармациясе” һәм “ТР Президентының эшләр белән идарәсенең мәгълүмати-басма үзәге” Дәүләт унитар оешмалары эшчәнлекләрендә уңай тенденцияләр билгеләнде.
“ТР Президентының эшләр белән идарәсенең мәгълүмати-басма үзәге” Дәүләт унитар оешмасына карата 2014 елга ТР дәүләт милкен хосусыйлаштыруның прогнозлау планына кертү турында карар кабул ителде.