«Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерцияле булмаган партнерлык Идарәсе җыелышында оешма әгъзаларының 14 мартта узачак гомуми еллык җыелышына хисап комиссиясе, башкарма дирекция һәм идарә составына кандидатуралар расланды.
Җыелышта катнашучылар 2024 елга еллык хисаб проектын һәм 2025 елга финанс планын расладылар.
Берлек президенты Андрей Лисичкин Идарә әгъзаларын Берлекнең финанс үсешенең төп параметрлары белән таныштырды. Җыелыш азагында бәяләү эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча 19 мартта узачак түгәрәк өстәл программасы җентекләп тикшерелде, чакырылучы затлар даирәсе, шулай ук видеоконференция элемтә режимында катнашучылар билгеләнде.