Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы 2025 елның февраль нәтиҗәләре буенча 1 043,64 млн. сум тәшкил итә, бу 2024 елның февраленә караганда 86,03 млн. сумга күбрәк.
Җир кишәрлекләрен арендалаудан керемнәр җирле бюджетлар керемнәрендә иң зур өлешкә ия, алар 475,52 млн. сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет биреме 19,63 %ка үтәлгән. Шулай ук 228 млн. сум тәшкил иткән җирләрне сатудан керемнәр дә сизелерлек өлешне алып тора. Әлеге маддә буенча еллык бюджет биреме 23,84 %ка үтәлде.
Муниципаль милекне арендалаудан килгән керемнәр 52,70 млн. сум тәшкил иткән. Еллык бюджет биреме 18,91% ка үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акчалар 81,13 млн. сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 37,63%ка үтәлгән.
Мөлкәтне файдаланудан башка керемнәр 88,42 млн. сум тәшкил итте, еллык план 6,17 %ка үтәлде.
Тулаем еллык план йөкләмәсе 21,75 %ка үтәлгән.