2025 ел башыннан дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 21 аукцион үткәрелде

2025 елның 18 марты, сишәмбе

2025 елның ике аенда «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы казнасында урнашкан дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 21 аукцион уздырды.

МСП субъектлары өчен билгеләнгән исемлектән - 27,6 млн сумлык 2 күчемсез милек объекты һәм 5,3 млн сумлык 17 автотранспорт чарасы реализацияләнде.

Республиканың учреждениеләр һәм предприятиеләренә оператив идарә итү яисә хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 9 аукцион үткәрелде. Әлеге аукционнарда 2,2 млн сумлык 5 автотранспорт чарасы һәм 3 спорт аты сатылган, шулай ук дәүләт мөлкәтен арендалауның 6 шартнамәсе төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International