Министрның беренче урынбасары Артур Галиев җир контроле өлкәсендә хокукый агарту мәсьәләләре буенча телетапшыруда катнашты

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

ТНВ телеканалында ток-шоу форматында «Яңа Гасыр трибунасы» тапшыруы узды, аның төп темасы җир мөнәсәбәтләрендә Коррупция куркынычларын профилактикалау булды.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан эксперт буларак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.

2025 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләрен үзләштерү турында Федераль закон үз көченә керде, аның нигезендә торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, шулай ук бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен үзләштерү өчен 3 еллык срок билгеләнә.

Ток-шоу кысаларында программада катнашучылар законнардагы үзгәрешләр кемгә һәм кайчан кагылачак; белдерелгән өч ел милекчеләрне җавапка тарту өчен җитәрме; милекчене үз участогы белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү мөмкинме һ. б. турында фикер алыштылар.

Телетапшыруның туры эфир язмасын ТНВ телеканалы битендә карарга була (17.03.2025 чыгарылышы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International