ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча 01.01.13 – 11.11.2013 чорында җир кишәрлекләрен арендалаган өчен:
консолидацияләгән бюджетка – 104,87 миллион сум, шул исәптән узган атнада – 1,084 миллион сум;
республика бюджетына – 28,1 миллион сум, шул исәптән узган атнада 0,399 миллион сум күләмендә табыш керде.