Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры) Татарстан Республикасының 400 территориаль зона чиге турындагы белешмә белән тулыландырылды

2025 елның 28 марты, җомга

Әлеге зоналар Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Сарман һәм Тәтеш районнары территориясендә урнашкан. Нигездә алар – авыл хуҗалыгы җирләре, шәхси-торак төзелеше, социаль объектлар, җирләү урыннары, шулай ук бакчачылык, ял итү, универсаль-торак һәм иҗтимагый зоналар.

Шулай ук республикада торак пункт чикләре турындагы белешмәләр җыю буенча да эшләр дәвам итә. Татарстанда барлыгы 3 119 торак пункт исәпләнә, шуларның 2 826 чиге турында белешмә реестрга кертелгән.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне кертү районнарның территориаль планлаштыру өлкәсенең һәм үсешенең мөһим өлеше булып тора. Әлеге эш җир ресурстлары белән нәтиҗәле куллануга, җир кишәрлекләре хуҗалары хокукларын саклауга һәм районга инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International