2025 елның 1 апреленә бирелгән мәгълүматларга караганда, дәүләт мөлкәте белән җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан Татарстан Республикасы бюджетына кергән салым булмаган керемнәр 234,59 млн сум тәшкил итте. Әлеге керемнәр маддәләр киселешендә түбәндәгечә бүленгән:
мөлкәт арендасыннан – 73,70 млн сум;
җир арендасыннан – 50,61 млн сум;
сервитуттан – 12,37 млн сум;
ышанычлы идарә итүдән – 50,47 млн сум;
мөлкәт сатудан – 41,51 млн сум;
җир кишәрлекләрен сатудан – 2,96 млн. сум;
башка керемнәр – 2,97 млн сум.