Татарстанда иң мөһим социаль бурычка – ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 37 квартира сатып алу өчен тендер игълан ителде, моның өчен 180 млн сум акча бүленеп бирелде.
Таләпләргә туры китереп, квартиралар мәйданы 24-36 квадрат метр булырга тиеш. Торакның яңа булуы мөһим – 2024 елдан алып, чикләүләре булмавы да шарт. Бу ятим балаларны сыйфатлы һәм куркынычсыз торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Тиз арада республиканың 37 ятим баласы үз квартираларында өй туе үткәрәчәк, дип көтелә.