ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре өмәдә катнашты

2025 елның 18 апреле, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында традицион язгы өмә узды. Биредә министрлыкның барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашып, янәшәдәге территорияне һәм ведомствоның эчке бүлмәләрен тәртипкә китерделәр.

Үзәк ишек каршында инвентарь тарату оештырылды: перчаткалар, чүп пакетлары, себеркеләр, көрәкләр, шулай ук документлар өчен тартмалар бирелде.

Коллективның уртак тырышлыгы белән корыган яфраклар һәм үләннәр, ботаклар һәм чүп-чар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International