Бинаны җир кишәрлегенә бәйләү. Бу нәрсәне аңлата?

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бәйләү урында күчемсез милек объектының (корылма, бина, корылма) координаталарын билгеләүне күздә тота.

Мондый эшләрнең кирәклеге нәрсә беләнбәйле?

2025 елның 1 мартыннан гамәлдәге законнар нигезендә, чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелмәгән җир кишәрлекләрендә торган биналар һәм корылмалар белән исәпкә алу-теркәү гамәлләрен башкару тыела. Бина яисә капиталь төзелешнең башка объекты (ОКС) белән алыш-бирешләрне рәсмиләштергәндә сатып алучыга аларга хокуклар гына түгел, җир кишәрлегенә хокуклар да тапшырыла. Димәк, килешүдә килешү предметы турында тулы мәгълүмат – конкрет күчемсез милек объекты һәм ул урнашкан җир кишәрлеге турында белешмәләр булырга тиеш. Шул рәвешле, ОКСны җир кишәрлегенә бәйләргә кирәк, аерым алганда, аның белән ирекле идарә итү мөмкинлеге өчен.

Объектның җир кишәрлегенә бәйләнмәгәнлеген ничек аңларга?

ОКС җир кишәрлегенә бәйле булуын аңлау өчен, ЕГРНнан өземтәгә заказ бирергә яки НСПД платформасында урнашкан «Гавами кадастр картасы» сервисыннан файдаланырга мөмкин.
Әгәр дә ОКСка ЕГРНнан алган өземтәдә "Күчемсез милек объекты урнашкан чикләрдә башка күчемсез милек объектларының кадастр номерлары" графасында җир кишәрлегенең кадастр номеры булмаса, димәк, бәйләнеш юк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объектның җир кишәрлегенә бәйләнеше милек салымын күләменә бәйле булган кадастр бәясен билгеләүгә дә йогынты ясый.

Биналарны җир кишәрлекләренә бәйләү эшләрен кем башкара?

Биналарны җир кишәрлекләренә бәйләүне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) башкара. Эшләр кадастр инженеры әзерләгән техник план белешмәләре нигезендә башкарыла. Моннан тыш, бәйләнешне ызанлау планын әзерләгәндә РКС урнашкан җир кишәрлеге чикләрененең урнашу урыныны төгәлләштергәндә билгеләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International