ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган баскетбол буенча ярышларның төркем этабында катнашты. Ярыш Баскет-холлда үтте.
Министрлык хезмәткәрләре турнирны Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты командасына каршы уеннан уңышлы гына башлап җибәрде. Әмма ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгының берләшмә командасы белән киләсе очрашу җиңелү белән тәмамланды.
ТР дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы ярышлары спортның башка төрләрендә дә дәвам итәчәк, һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасының әле өстәмә баллар җыю мөмкинлеге булачак.