Әлеге карарны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре Советының кадрлар буенча 2025 елның 28 мартында узган 137нче номерлы Комиссиясе кабул итте.
Хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне, һөнәри хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Министрлыкның берләштерү-аналитика бүлеге җитәкчесе Проценко Дарья Ивановна Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләре Электрон мактау тактасына кертелде.
Хезмәткәрне лаеклы бүләге белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Рифгать улы Кадыйров котлады.