Казанда төрле оешма һәм ведомство вәкилләрен җыйган «ESG: РЕГИОННЫҢ ТОТРЫКЛЫ ҮСЕШЕ ӨЧЕН БИЗНЕС ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ СИНЕРГИЯСЕ” форумы узды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров “Шәһәрнең тотрыклы үсеше: икътисадый үсеш, экологик иминлек һәм яшәү сыйфаты арасындагы баланс” пленар сессиясе кысаларында җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм мондый процедураларны уздырганда нинди законнар белән эш итәргә кирәклеген җентекләп аңлатты.
Җир кишәрлеге категориясен күчерү процедурасы ике өлештән тора:
Территориаль планлаштыру документларын әзерләү, килештерү һәм раслау Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы тарафыннан проект оешмасы белән берлектә уздырыла.
Территориаль планлаштыру документларына тиешле үзгәрешләр кертелгәннән соң документлар пакеты җыела (523нче номеры ТР МКК нигезендә), кызыксынучы зат Министерствога ходатайство һәм документлар комплекты белән мөрәҗәгать итә.
Министрлык тиешле карар проектын төзеп, аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карауга җибәрә.
Министр әлеге дәүләт хезмәтенең 37 көн эчендә (Министрлыкка ходатайство һәм документлар килгән көннән эш көннәрендә санала) түләүсез нигездә күрсәтелүен искәртте.
Сессия ахырында катнашучылар төрле темаларга сораулар бирде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров: “Без эшмәкәрләрнең төрле идеяләренә ачык, алар бизнес һәм дәүләт арасында элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады.