Министрлыкта ТР бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү сораулары буенча баланс комиссиясе утырышы узды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

2025 елның 23 апрелендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров рәислеге астында Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре, “КИТ СТРОЙ “ҖЧҖ, “ДАЛЬ-КАМА”  Яшел Үзән ит эшкәртү комбинаты ҖЧҖ конкурс идарәчеләре һәм “ГЕМОНТ” ҖЧҖ вәкиле катнашында Татарстанның берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсе буенча балан комиссиясе утырышы узды. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча салым бурычларын киметү мөмкинлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International