Азат Кадыйров: «2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәре суммасы 1 575,55 млн сум тәшкил итте»

2025 елның 25 апреле, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2025 елның 1 кварталына нәтиҗәләр ясау дәвам итә. В министерстве земельных и имущественных отношений РТ продолжается подведение итогов первого квартала 2025 года. Мөлкәт белән җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетларның керемнәрендә иң зур өлеш җир кишәрлекләрен арендалаудан алынды, алар 702,70 млн сум тәшкил итте. Әлеге маддә буенча еллык план йөкләмәсе 29% үтәлде. Шулай ук зур өлешне җир сатудан кергән керем алып тора, ул 372,29 млн тәшкил итте. Ул еллык план йөкләмәсеннән 38,93% үтәлгән.

Муниципаль мөлкәтне арендалаудан кергән керемнәр 78,21 млн сум тәшкил итте. Еллык бюджет йөкләмә 28% үтәлде. Муниципаль мөлкәтне сатудан 110,95 млн сум керде, әлеге маддә буенча план 51,46% үтәлде.

Мөлкәттән файдаланудан кергән башка керемнәр 191,69 млн сум тәшкил итте, еллык план 21,29% үтәлгән.

“2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәре суммасы 1 575,55 млн сум тәшкил итте, без еллык план йөкләмәсе нигезендә барабыз һәм Татарстан Республикасы бюджетына акчалар даими һәм тоткарусыз керүе өчен эшләвебезне дәвам итәбез”, - диде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International