ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство асты учреждениеләре хезмәткәрләре “Җиңү диктанты” халыкара акциясенә кушылды. Әлеге проект ел саен миллионлаган кешенә берләштерә, Бөек Ватан сугышының батырлыклары һәм төп вакыйгалары турындагы хәтерне саклап калырга ярдәм итә.
2025 елда диктант рекордлы мәйданчыклар санында уза – Россия буенча 35 000 ноктада һәм 90 илдә. Катнашучылар сорауларга җавапларны мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә генә түгел, Халыкара космос станциясендә (МКС), “Арктика” атом бозваткычында, Дөнья океаны музеенда һәм Космонавтика музеенда.
Акция 2 миллионнан артык кеше җыйды, ә биремнәр 10 телгә тәрҗемә ителде, шул исәптән, инглиз, кытай, испан, гарәп һ.б. телләренә. 45 минут дәвамында сугыш еллары вакыйгалары турындагы 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
"Тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклауның әһәмияте аеруча арта. Нәкъ менә аның ярдәмендә без киләчәкне бер яктан – рух көче, бердәмлек, туганлык һәм Ватанга мәхәббәтнең үзгәрешсез кирәклеген, икенче яктан – тынычлык һәм күршелекнең мөһимлеген аңлап төзи алабыз», – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.