Рөстәм Шәмеевкә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов медаль тапшырды

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны хөрмәтләү булды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тарихи хәтерне саклау һәм ветераннарга рәхмәт йөзеннән юбилей елы ил Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык авырлыкларга да карамастан, республика динамик үсешен дәвам итә. Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге зур чаралар уза. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инвестиция һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Яшәү, уку, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла.

"Республикабызның казанышларын ил Президенты Владимир Владимирович Путин һәм федераль Хөкүмәт ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, уңышларыбызда хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм үсешкә омтылышы белән аерылып торган татарстанлыларның үзләре зур казанышларга ия. Бу залда утыручылар - моңа  чык дәлил. Сезнең һәрберегез үзенең намуслы хезмәте белән республикабыз казанышларын арттыра», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов төрле юнәлешләрдәге һәм өлкәләрдәге профессионалларга бүләкләр тапшырды. Алар арасында завод кешеләре, төзүчеләр, инженерлар, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, табиблар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, хокук саклау һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, дин әһелләре бар. Барлыгы 56 дәүләт бүләге.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен республика Рәисе кулыннан «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International