Бүген пассажир навигациясен ачу тантанасы Казанның Елга портында узды. Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, “ТР Флоты” АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР Транспорт министрлыгының транспорт идарәсе җитәкчесе Мария Захватова, Казан башкарма комитетының траспорт буенча комитеты рәисе Алексей Сидоров, «ВГУВТ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы директоры Ильяс Сәләхов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров һәм башка ведомство вәкилләре катнашты.
Мария Захватова хәбәр иткәнчә, пассажирлар йөртү 11 социаль әһәмиятле маршрут буенча башкарылачак. Аларда тиз йөрешле 16 судно файдаланылачак. "Барлык суднолар да яхшы техник хәлдә. Җәйге навигациягә әзерлекне ике компания – «ТР Флоты» АҖ һәм «Яр Чаллы” «Руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» үткәрде. Казан елга портыннан һәм Чистайдан барлык шәһәр арасындагы маршрутларны «ТР Флоты» АҖ башкарачак, – дип сөйләде ул.
Беренче рейс иртәгә, 26 апрельдә 07:30 сәгатьтә Казан елга портыннан Печищига, Югары Осланга керү белән, китәчәк. Чистайдан иртәнге 7дә теплоход Кызыл Ярга китә. Яр Чаллыда навигация 30 апрельдә 06:10 сәгатьтә Яр Чаллы – Соколки маршруты буенча ачылачак.
«Юл йөрү бәясе уртача 5% ка артты, элеккеге дәрәҗәдә калды диярлек", - дип ассызыклады Мария Захватова. Ул шулай ук даими рейсларда суднолар саны артуы турында да әйтте – узган ел 12 берәмлек җәлеп ителгән.
«ТР Флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин әйтүенчә, узган елданы барлык юнәлешләр дә сакланып калды. Моннан тыш, өстәмә коммерция маршрутлары кертелә, шул исәптән төбәкара маршрутлар да.
"Моның өчен «Павел Миронов» круиз судносын кертергә планлаштырабыз. Ул күп еллар эксплуатацияләнмәгән. Без аны модернизацияләү буенча зур эш башкардык. Быел ул төрле төбәкара юнәлешләр буенча – Идел, Кама, Агыйдел, Ока елгалары буйлап круиз туристик маршрутлар башкарыр, дип планлаштырабыз. Бу бүгенге көндә туризмда соралган юнәлешләр", - дип хәбәр итте ул.
Роман Лизалин билгеләп үткәнчә, быел компания экскурсия сәяхәтләре өчен эчке юнәлештә кулланылачак тагын бер тизйөрешле судно эшләтеп җибәрәчәк. "Былтыргы расписаниене быел да үтәргә планлаштырабыз. Безнең предприятие – социаль юнәлешле. Һәм безнең төп бурыч – елга буйлап пассажир суднолары белән транспорт үтемлелеген тәэмин итү", - дип йомгаклады ул.