«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә һәм Ватанны саклаучы елына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре зур өмә оештырды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнаштылар.
Чара “Кама диңгезе”нең яр буен чистартудан башланды: катнашучылар территорияне чүп-чардан арындырып, пляжны җәйге сезогша тәртипкә китерде. Аннан соң ведомство хезмәткәрләре республиканың мөһим туристик объекты булып торган Сәмрүхне яшелләндерүгә өлеш кертеп, төп капкалар каршында 15 нарат утыртты.
Акция экологик вәзгыятьне яхшыртуга гына түгел, Ватанны саклаган каһарманнар турындагы истәлекне саклауга да юнәлдерелгән. Утыртылган агачлар җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерүнең тере символы булып торачак.
"Без табигать белән якын булырга тиеш. Саф һава, су, җир — иң мөһиме. Экология мәсьәләләре - һәрвакыт өстенлекле. Табигатебезне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк", - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.