Луганскта милек комплексы белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу, авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү стратегиясен булдыру һәм нормалар төзү эшчәнлегендә консультацияләр үткәрү максатында Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы вәкилләренең эшлекле очрашулары үтте. Биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, ЛНР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мнистры Алена Антонова һәм аның беренче урынбасары Нина Захарова катнаштылар.
“Регионнар арасында тәҗрибә алмашу иң яхшы практикаларны гамәлгә кертүгә ярдәм итә, ахыр чиктә бу ресурсларны тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга китерә. Без хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итеп, тәҗрибә уртаклашачакбыз”, – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев.