Татарстан Республикасы бюджетына 306,29 млн сум салым булмаган керем керде

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елның 1 маена бирелгән мәгълүматларга караганда, дәүләт мөлкәте белән җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан Татарстан Республикасы бюджетына кергән салым булмаган керемнәр 306,29 млн сум тәшкил итте. Әлеге керемнәр маддәләр киселешендә түбәндәгечә бүленгән:

  • мөлкәт арендасыннан – 98,06 млн сум;
  • җир арендасыннан – 65,46 млн сум;
  • сервитуттан – 15,87 млн сум;
  • ышанычлы идарә итүдән – 60,05 млн сум;
  • мөлкәт сатудан – 50,77 млн сум;
  • җир кишәрлекләрен сатудан – 8,78 млн сум;
  • дәүләт унитар предприятиләре чиста керемнәреннән өлеш – 4,31 млн сум;
  • башка керемнәр – 2,98 млн сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International