Әлмәттә Җиңү парады узды

2025 елның 9 мае, җомга

Әлмәттә Җиңү көненә багышланган бәйрәм парадын мактаулы каравыл ротасы ачып җибәрде. Байрак йөртүчеләр Ленин мәйданына Россия, Татарстан флагларын һәм Җиңү Байрагын алып керде. Аннан соң марш “тартмалары” белән урта һәм югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылар, яшь армиячеләр, хәрби хәрәкәттә катнашучылар узды. Трибуналарда сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мәртәбәле кунаклар урнашты.

Җиңүнең 80 еллыгы белән районның башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова котлады.

«Ватанны саклаучылар елында без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 май – изге көн. Халкыбызның каһарманлыгын искә алу көне, курку, ныклык һәм сыгылмас ихтыяр көче символы. Бу көн тормыш тантанасы шатлыгы белән тулы».

Бәйрәмнең рәсми өлеше Татарстан Рәисе юлламасы белән дәвам итте. Аның сүзләрен әлмәтлеләргә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров тапшырды:

«80 ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары һәм оныкчыклары Ватанны саклаучыларга хөрмәт данын һәм туган якка мәхәббәтен күрсәтә. Без – Җиңү варислары тарихны яңадан язарга рөхсәт итмәячәкбез һәм киләчәк буыннар өчен халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында тарихи дөреслекне саклап калачакбыз».

Тулырак 24 ЮВТ телеканалы сюжетында 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International