13.11.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча Ведомствоара комиссия утырышы уздырылды.
Утырышта Ведомствоара комиссия әгъзалары, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциациясе вәкилләре катнаштылар.
Комиссия эше кысаларында дәүләт вәкилләренең 2013 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
Утырышта 2014 елда гомуми акционерлар җыелышларында хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләрен билгеләү өчен 150 дән артык дәүләт вәкиле һәм бәйсез директор кандидаты расланды.