Татарстан KazanForum2025 кысаларында мәртәбәле кунаклар кабул итә

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Казан аэропортында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Россия Федерациясендә Бахрейн корольлеге илчесе Әхмәд Абдулрахман Әл-СААТИНЫ каршы алды.

Илче Russia Halal Expo Халыкара күргәзмәсенең тантаналы ачышында катнашачак, Форумның эшлекле сессияләрен һәм “Мәдәниятләр диалогы – күпполяр дөньяда тәңгәллекне һәм төрлелекне саклап калу нигезе” Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрларының пленар утырышында булачак.

14-16 майда Казанда Форум 16 тапкыр үтә. Программада 200 чара күрелгән, шул исәптән, 150 эшлекле сессия, ислам илләре транспорт министрлары җыелышы; ислам илләре мәдәният министрлары корылтае, ислам илләре генераль прокурорлары һәм аудиторлары съездлары, ислам финанслары буенча иң зур дөнья конференциясе, хәләл индустрия буенча конференция, ислам илләре сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, шулай ук икътисад, сәүдә һәм күчемсез милек буенча халыкара күргәзмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International