Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды, аны рәис урынбасары Зөлфәт Галәветдинов җитәкләде. Утырышта Татарстан Республикасының биш дәүләт граждан хезмәткәренең биләгән вазифаларына туры килүенә аттестация каралды.
Аттестация узучыларга хезмәт вазифаларына кагылышлы сораулар бирелде, шулай ук бәяләмәләр һәм шәхси эшләр каралды. Комиссия хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәләрен югары булуын ассызыклады: аттестацияләнүчеләр норматив актларны һәм вазифа регламентларын яхшы әйбәт белүен күрсәттеләр.
Министрлыкның Аттестация комиссия әгъзаларының бертавыштан тавыш бирүләре нәтиҗәсендә барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләр биләгән вазифаларына туры килә, дип билгеләнде һәм Министрлыкның кадр резервына кертелүгә тәкъдим ителде.