Бүген Казанның волейбол үзәгендә мәктәп волейбол лигасының финал турниры һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика җитәкчелеге исеменнән спортчыларны, педагогларны, тренерларны, судьяларны һәм җанатарларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бүләкләү тантанасында шулай ук мәртәбәле кунаклар – Бахрейн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Абделрахман Әл Саати, Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Финалга чыгучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин «Мәктәп волейбол лигасы» проектының Татарстанда иң массакүләм спорт чараларының берсе булуын ассызыклады. «Мәктәп волейбол лигасы меңләгән егет-кызларны берләштергән чын хәрәкәткә әйләнде, – диде ул. – Бу сезонда бөтен Татарстан буенча 774 мәктәптән 15 805 уен уздырдык. Педагогларга, тренерларга, мәктәп җитәкчеләренә, мәгариф һәм фән министрлыгына, спорт министрлыгына, муниципаль районнар һәм шәһәр җитәкчеләренә әлеге турнирны әзерләү һәм уздыру буенча зур эш башкарганнары өчен рәхмәт. Волейбол яшьләребезне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, республикабызга, шәһәребезгә, районыбызга, мәктәбебезгә карата патриотизм хисләре тәрбияли. Быел илебез чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр яулаган «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» һөнәри командаларыбыз өчен лаеклы алмаш үсүенә шатмын».
Бахрейн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Абделрахман Әл Саади мәктәп волейбол лигасының финал уеннарында кунак булуына шат булуын белдерде.
«Миңа бөтен бәйрәм атмосферасы, балалар һәм яшүсмерләрнең уеннарда эмоциональ катнашуы ошады, – диде ул. – Мондый спорт бәйрәмендә катнашу бик күңелле. Миңа калса, Россия һәм Бахрейн командалары катнашында уртак матч оештырырга мөмкин булыр иде. Без дә кызларны һәм егетләрне спортка җәлеп итәргә омтылабыз. «Россия - Ислам дөньясы» халыкара форумы кысаларындагы чаралары өчен Татарстанга рәхмәт!».