KazanForum 2025: Татарстан һәм Казахстан сәүдә элемтәләрен ныгыта

2025 елның 16 мае, җомга

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисади форумы узган мәйданда “Балашак” сәүдә йорты белән “Экспортно-кредитное Агентство Казахстана” АҖ Казахстан партнерлары арасында килешү имзаланды.

Казахстаннан чарада сәүдә һәм интеграция вице-министры Асет Нусупов катнашты, аны форум дәвамында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев озата йөрде.

Хәләл продукция базарында үзен уңай күрсәткән “Балашак” сәүдә йорты эшчәнлеген киңәйтте. Яңа килешү ярдәмендә Казахстан җитештерүчеләре продукцияләрен Татарстанга җибәрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International