Ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә 121 торак урын сатып алынды

2013 елның 15 ноябре, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә 121 торак урын сатып алынды. Бу әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны 2013 елда торак урыннар белән тәэмин итү Программасының 46 % ын тәшкил итә.

       Министрлыкның Мөлкәт идарәсе мәгълүматлары буенча ел ахырына кадәр бу программа буенча тагын 144 фатир сатып алынырга тиеш. Бүгенге көндә бу фатирларга милек хокукы теркәү өчен техник документлар әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International