Татарстанда Региональ пространство белешмәләре системасын булдыру Концепциясен формалаштыру сораулары карала

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Казан федераль университетында Региональ пространство белешмәләре системасын булдыру Концепциясен формалаштыру буенча киңәшмә үтте. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә оештырылды.

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары, икътисад секторы оешмалары һәм әйдәүче университетлар вәкилләре катнашты.

Учреждениедә пространство белешмәләрен туплау турындагы доклад белән ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов чыгыш ясады. Ул фондның агымдагы эшләре, пространство белешмәләрен җыю, анализлау, аларны тәртипкә китерү һәм саклау турында аңлатты. Шулай ук Сергей Юрьевич катнашучыларны Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар белән таныштырды – ТР Югары төгәллекле позиционирование системасы, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” платформасының Бердәм килештерүләр кабинеты.

Искәртеп узабыз, “Бердәм килештерүләр кабинеты” проекты узган ел булдырылды. Аның ярдәмендә ресурс белән тәэмин итүче республика оешмалары кыска вакыт эчендә инженер челтәрләренә технологик тоташтыруны гамәлгә ашыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International