14.11.2013 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татагролизинг», «ГПП «Элита», «Бөгелмә нәселле терлек оешмасы», «Минзәлә нәселле терлек оешмасы» Ачык акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Анализлау барышында бу акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге 2013 елның 9 ае нәтиҗәсендә тискәре тенденцияләр күзәтелми һәм эшләре канәнатьләнерлек дип билгеләнде.