ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
ВКС ярдәмендә аралашуга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы һәм республиканың башка проектлы оешмалары вәкилләре кушылды.
Катнашучылар генераль планнар эшләү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләүнең агымдагы торышын, шулай ук җирдән файдалану һәм тезелеш кагыйдәләрен әзерләү эшләре барышын карап чыкты.
Мария Потапова, проектлар әзерләү бүлеге җитәкчесе:
“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре алдагы айда Биектау районының Каенлы авыл җирлеге, Мамадыш районының Тауиле һәм Ишки авыл җирлекләре, Лаеш районының Александровское авыл җирлеге генераль планнары эшләп чыгарырга планлаштыра. Май аенда Апас районының Сатламыш һәм Югары Ындырчы авыл җирлекләре, Актаныш районының Уразай авыл җирлеге һәм Тукай районының Түбән Суыксу авыл җирлеге генераль планнары расланды”.