Министрлыкта баланс комиссиясе утырышы узды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

21 майда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан милкендә акцияләре булган акционер җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча министр Азат Кадыйров рәислеге астында баланс комиссиясе утырышы узды.

Биредә Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты. Комиссиядә “Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлыгы”, “Татарстан Республикасы техник инвентаризацияләү һәм кадастр эшләре бюросы”, “Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге” һәм “Татарстан Республикасы региональ лизинг компаниясе” акционерлык җәмгыятьләренең 2024 елда һәм 2025 елның 1 кварталындагы финанс-икътисади эшчәнлеге каралды.

2024 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыятьләренең эше канәгатьләнерлек дип танылды. Акционерлык җәмгыятьләренә 2025 елда чыгымнарны камилләштерергә һәм керемнәрне арттыру буенча резервлар табарга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International