Казанның «Акчарлак» бассейнында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Барлыгы биредә министрлыклардан һәм ведомстволардан 17 команда катнашты.
Ир-атлар арасында ирекле стиль белән 200 метрга эстафетада министр Азат Кадыров җитәкчелегендәге ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы 12 нче урынны алды. Команда составы: Линар Әлмөхәммәтов, Зөлфәт Галәветдинов, Карен Хачатрян, Сергей Спичков.
ТР дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы дәвам итә, киләсе этапта җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.
ТР дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы ярышлары “Физик культура һәм спорт үсеше” Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.