29 майда “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе командасы “Корпорацияләр кроссы” бишенче юбилей йөгерешендә катнашты.
Татарстанның 160 оешмасы катнашкан чара “Лебяжье” урман паркы территориясендә үтте. Катнашучылар 3 км каршылыклы экстремаль трасса үтәргә тиеш иде. “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ хезмәткәрләре мондый спорт төрендә беренче тапкыр катнашты, яхшы физик әзерлекләрен һәм бердәм эш итә белүләрен күрсәтте.