Яр Чаллының 400 еллыгын һәм беренче КамАЗ автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы булды

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Чаллы шәһәренә нигез салуга 400 ел тулуны һәм беренче КамАЗ йөк автомобиле чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров үткәрде. Чара Чаллыда узды.

Оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Денис Мантуров ассызыклаганча, бу вакыйгалар Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле. 2024 елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренә нигез салга 400 ел тулуны һәм беренче КамАЗ йөк автомобиле чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы Указына кул куелды.

"Бәйрәмнәр тиешле дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Һәм иң мөһиме, үзләреннән соң яңа һәм капиталь ремонтланган объектлар рәвешендә мирас калдырдык. Сүз мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина учреждениеләре турында бара. Урам-юл челтәре һәм торак корылмалар турында", - дип билгеләп үтте Денис Мантуров.

Оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. “Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче «КамАЗ» автомобиленең 50 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары өчен рәхмәтле”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, бу истәлекле даталарны әзерләү һәм бәйрәм итү буенча төп чаралар планы расланган. Планның төп бурычыи-шәһәрдә кеше капиталын саклап калу, яшәү һәм җитештерүдә эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Оештыру комитеты утырышында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Белешмә өчен:

2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салуга 400 ел һәм беренче КамАЗ йөк автомобиле чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International