Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү эшен дәвам итә. 2025 нче елда Министрлык алдында 450 торак урын сатып алу бурычы тора.
Программаны гамәлгә ашыру план белән һәм этаплап бара.
1. Беренче төзелгән дәүләт контракты кысаларында Казанда ятим балалар арасыннан булган затлар өчен 37 торак урын сатып алынган.
2. 2025 нче елның 28 нче маенда 86 торак урыннары буенча (Әгерҗе, Әлки, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Чистай, Ютазы районнары, Казан) икенче дәүләт контракт төзелде.
3. 81 торак урыны буенча (Яшел Үзән, Кукмара, Саба, Тукай, Теләче, Чирмешән районнары) өченче аукцион игълан ителә.
«Программаны гамәлгә ашыру Министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Быелгы план буенча 246 торак урын алуга аукцион үткәрү өчен тагын территория билгеләргә кирәк. Хәзер без сатып алына торган торакның сыйфатына һәм аның билгеләнгән таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирәбез. Ятим балаларның уңайлы һәм имин шартларда мөстәкыйль тормыш башлау мөмкинлеге булсын өчен программа кысаларындагы барлык торак урыннары төзекләндерелергә, санитария һәм техник нормаларга җавап бирергә тиеш», - ди ТР Җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.