«Дәүләт кадастр бәясе турында» 237-ФЗ 16 статьясының 1 өлешенә туры китереп, «ДКБҮ» ДБУ күчемсез милек объектларының, яңа исәпкә алынган күчемсез милек объектларының, ЕГРНга белешмәләр кертелгән очракта элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларының һәм ЕГРН белешмәләренә үзгәрешләр кертелгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгели, мәсәлән, җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төре яки күчемсез милек объектының мәйданы үзгәргән, йә бина янындагы стеналарның материалын үзгәртелгән очракта.
2025 елның апрель-май айларында Дәүләт кадастр бәяләү үзәгенә 148 512 күчемсез милек объекты керде.
Учреждение тарафыннан кадастр бәясе билгеләнгән күчемсез милек объектлары саны 50 848 тәшкил итте. Шулардан: 17 659 – җир кишәрлекләре, 8 337 – биналар, 22 975 – помещениеләр, 923 – корылмалар, 130 – төзелеп бетмәгән объектлар, 824 – машина урыны.
ЕГРН белешмәләренә кертелгән үзгәрешләр үз артыннан кадастр бяәсенә йогынты ясамаган күчемсез милек объектлары саны – 97 664. Шулардан: җир кишәрлекләре – 77 577, биналар – 11 974, помещениеләр – 6 836, корылмалар – 1 126, төзелеп бетмәгән объектлар – 137, машина урыннары –14.
“Дәүләт кадастр бәяләү үзәге” ДБУ кадастр бәясен билгеләү турындагы актны үзенең рәсми сайтында урнаштыра, шулай ук хокукка ия булучылар күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында ЕГРНнан актуаль белешмәләр белән өземтәне бушлай алырга мөмкин.