Акционер җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

5 июньдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Азат Кадыйров рәислегендә акцияләре (устав капиталларындагы өлеше)  Татарстан милкендә булган акционерлык җәмгыятләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре канташтылар.

Комиссиядә «РАЦИН», «Казан» агросәнәгать паркы», «Элита» БНХ, «Татагролизинг», «Татарстан Республикасының Биотехнологияләр региональ инжиниринг үзәге» акционерлык җәмгыятьләренең 2024 елдагы һәм 2025 елның 1 нче кварталындагы финанс-икътисади эшчәнлеге каралды.

2024 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыятьләренең эше канәгатьләнерлек дип танылды. Акционерлык җәмгыятьләренә 2025 елда чыгымнарны оптимальләштерергә, керемнәрне арттыру буенча резервлар табарга һәм эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International