Бу атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыров Зәй, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләләргә җирләр тапшыру мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмәләр үткәрде.
Министрлык иницивативасы белән 2024 нче елда Республикаң Җир кодексына үзгәрешләр кертелде, алар Казанда һәм Яр Чаллыда яшәүче гаиләләр өчен җир кишәрлекләре алу мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирде – хәзер алар якындагы районнарда җир алырга мөмкин. Шулай рәвешле, Яр Чаллыда узган киңәшмәдә Менделеевск районы күп балалы чаллылыларга 178 җир кишәрлеге бирәчәк дигән карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә барлыгы 51 496 җир кишәрлеге бирелгән.
Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.