Татарстанда яңа «Милек витринасы» проекты барлыкка килде

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Проект “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү” милли проекты кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Аның мөмкинлекләре турында бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләделәр.

Татарстан Республикасында соңгы елларда ел да үткәрелә торган инвентаризация кысаларында эшмәкәрлектә яисә башка максатларда куллану өчен потенциалы булган меңнән артык файдалынылмый торган милек объектлары табыла. Хәзерге вакытта андый объектлар эзләү билгеле бер авырлыклар белән бара – гражданнар төрле сәүдә мәйданнарын карарга мәҗбүр, шул ук вакытта күпләр республика районнарында туры килүче объектлар барлыгын да белми.

Файдалынылмый торган объектларны эзләү һәм аларны хуҗалык әйләнешенә кертү максатында Татарстанда “Милек витринасы” проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта әлеге сервис тест режимында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы порталында эшли (invest.tatarstan.ru). Проектка инде Алексеевск, Әлмәт һәм Менделевск муниципаль районнары кушылды, алга таба республиканың башка районнарындагы объектлар турында мәгълүмат урнаштыру планлаштырыла.

“РФ Икътисади үсеш министрлыгы инвесторлар белән эшләүне яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгаруны тәкъдим итүче региональ инвестицион стандарт инициативасы белән чыкты. Элек милек объектларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итмәдек, дия алмыйм. Безнең бик яхшы уңай мисалларыбыз бар, шул ук “Түбән Кама термалары” муниципаль-шәхси партнерлык проекты. Ул шәһәр уртасында торган иске ташландык бина иде, без Түбән Камага Ижаудан инвестор китердек. Бүген ул бик табышлы проект! Минем уйлавымча, “Милек витринасы” искереп баручы объектларны да хуҗалык әйләнешенә кертүгә ярдәм итәчәк, чөнки аларның кулланылмыйча басып торуы файдасыз, җир эшләргә тиеш, биналар эшләргә тиеш – бу безнең резервлар, аеруча югары төп ставканы исәпкә алган очракта”, - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

“Проект Республикага да, инвесторларга да кирәк. Без инде күптән муниципаль берәмлек башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар белән файдалынылмый торган милекне сату мөмкинлеге турында аралашкан идек, һәм барлык объектларны бер урында җыючы «Милек витринасы» проектын булдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Бу инвесторларга республика буенча бөтен объектларны күрергә мөмкинлек бирәчәк, бизнесны тизрәк үстерергә һәм торак пунктларда яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, дип өметләнәбез. Бүген порталда 50 объект бар, алар арасында бәяләнгән милек тә, бәясезләре дә бар, әмма потенциаль инвестор гариза калдырса, белгечләр аның бәяләвен үткәрүдә дә, кирәкле документларны туплауда да ярдәм итәчәк”, - ди ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

Проект белән ТР инвестицион порталында танышырга мөмкин: invest.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International