Районның башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров белән берлектә Габдрахман һәм Тайсуган авыллары халкын бәйрәм һәм чәчү эшләре тәмамлануы белән котладылар. Дуслык һәм бердәмлек символы буларак, борынгы гореф-гадәтләрне дәвам итеп, әлеге авылларда яшәүчеләр Сабантуй бәйрәмен һәрвакыт бергә билгеләп үтәләр.
Гүзәл Хәбетдинова үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район һәм республика иминлегенә керткән өлешен аеруча ассызыклады: “Бүген без авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне хөрмәтлибез, туган якны, республиканы, илне яратучы кешеләрне. Арымый-талмый эшләүче игенчеләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, булачак уңыш һәм азык-төлек иминлеге алардан тора”.
Җитәкче авыл халкына тугрылык өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән яшәүчеләрне котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Чараның рәсми өлеше концерт номерлары белән тулы күңел ачу программасына күчте.
Концерттан тыш, Сабантуйның аерылгысыз өлеше булып традицион спорт ярышлары һәм халык уеннары тора. Тамашачылар баганага менү, чүлмәк вату, капчык сугышы, милли көрәш һәм башка ярышларны зур кызыксыну белән карады.
Тамашачыларда соклану уяткан ат чабышлары да үткәрелде.